Ике футболчы вафат булган
732
0
Сәбәбе энергетик эчемлекләр дип фаразлыйлар.
Бу фаҗигале хәл Свердловск өлкәсендә 14 февралдә төнлә булган. Футболчылар кич белән тренировкадан соң йокларга яткан, тик иртән уянмаганнар.
«ПОЗ-Прогресс» футбол командасы план буенча билгеләнгән тренировканы үткәргән, футболчылар үзләрен яхшы хис иткән, беркем дә сәламәтлегенә зарланмаган. Әмма икенче көнне 32 яшьлек Ян Журавлев белән 33 яшьлек Даниил Хилобокның төнлә вафат булганы ачыкланган. Янның әнисе әйтүенчә, улының йөрәк белән проблемалары булган, ә Даниилның туганнары аны сәламәт иде, ди. Ике футболчының да хатыны һәм балалары калган.
Матбугат чараларында серле үлемнең сәбәбе энергетик эчемлекләр булган дип яздылар.
Табиблар тикшерүе нәтиҗәсендә ике спортчының да йөрәк авыруыннан үлеме ачыкланган.
Экспертлар фикеренчә, йөрәк авыруын спортчыларның уен алдыннан эчкән энергетик эчемлекләр кузгаткан. Энергетиклар тренировка вакытында йөрәк ритмын кискен күтәргән дип фаразлана, ә физик күнегүләрдән соң йөрәк ритмы, киресенчә, кисәк түбән төшкән, ди белгечләр.
Үлгән ир-атлар канында агулы яисә наркотик матдәләр ачыкланмаган. Криминаль версия дә кире кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев