Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ике тапкыр исерек килеш машина йөртүче төзәтү эшләренә җибәрелде

Хатын-кыз автомобиленнән дә колак какты

Чаллы шәһәр суды тарафыннан Савина Е.А. га карата гаепләү карары чыгарылды, ул исерек килеш машина белән идарә иткәнгә административ җаваплылыкка тартылганнан соң, кабат шул хатаны кабатлаган.

Элегрәк, җәмәгать суды карары кысаларында, Савина РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча хөкем ителгән, һәм ел ярымга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән булган, штраф түләү дә йөкләнгән. Әмма шәһәрдәшебез үз хаталарныннан бернигә дә өйрәнмәгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 24 апрелендә кич, ул, алкоголь кулланган килеш, үзенең Opel Corsa автомобиле руле артына кабат утыра, шәһәр буйлап ягулык станциясенә таба юнәлә. Юл-патруль хезмәткәрләре транспортны туктаткан, әмма гаепләнүче канында алкоголь булуын тикшерүдән баш тарткан.

Савина тикшерүчеләр алдында гаебен таный, чын күңелдән үкенүен белдерә. Хатын-кыз аңлатканча, алдагы көндә ул ярым литрлы өч шешә сыра эчә, аннары икенче көнгә машинасына ягулык салырга була.

Суд коллегиясе мондый гамәлләр җитди юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудыра дигән нәтиҗәгә килде. Хатын-кызны 200 сәгать  мәҗбүри эшләргә хөкем итте һәм тагын бер елга автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Суд карары нигезендә, Opel Corsa автомобиле дәүләткә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев