Икенче балыкчының мәете табылды
Яңалыклар тасмасы

Икенче балыкчының мәете табылды

Беренчесе фаҗигадән соң өченче көнне табылган иде.

Фаҗига 17 апрельдә Минзәлә районындагы Ык елгасында килеп чыккан иде. Беренче балыкчының гәүдәсен  фаҗигадән соң ике көн узгач таптылар. 
Икенчесен эзләү озакка барды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары елганың 64 мең кв. метр төбен, 215 ең кв.м акваторияне тикшерделәр. Таба алмадылар.Аннары эшне хокук саклаучыларга тапшырдылар.
3 майда волонтерлар мәрхүмнең туганнары белән бергә 39 яшьлек балыкчының мәетен Ык елагасында, Дусай-Кичү авылыннан ерак түгел урында таптылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яз ташу гимс су мчс урам коткару елга

Нет комментариев