Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдар Гайсин : «Фронттагы авыр шартлар куркытмады»

Чын авыл егете, зур гаиләдән булу аңа мөһим карар кабул итәргә ярдәм иткән.

Бүген Татарстанда “Җиңү армиясенә кушыл!” марафоны бара. Әлеге чара кысаларында “Шәһри Чаллы” газетасының социаль челтәрләрендә дә туры эфирда әңгәмәләр кордык. Беренче кунагыбыз – махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайткан шәһәрдәшебез Илдар Гайсин. 

Аңа 57 яшь, ул тумышы белән Минзәлә районы Дусай Кичү авылыннан. Чаллыда югары уку йортын тәмамлаган, биредә гаилә корган. Чын авыл егете булу аңа мөһим карар кабул итәргә ярдәм иткән. Ул хәрби контракт төзеп фронтка китүенә үкенми. 

– Кечкенәдән елга буенда балык тотып, печән чабып, утын кисеп, маллар карап, кыскасы эш белән чыныгып  үскәч, фронттагы авыр шартлар куркытмады. Гаиләбез зур иде – 5 малай, бер кыз. Әти-әниебез барыбызны да ныклы характерлы итеп үстерде. Моннан тыш, әтием 17 яшендә Бөек Ватан сугышына киткән, бабам 1944нче елны һәлак булган. Шуңа без сугыш турында тыңлап, өйрәнеп үстек. Бакчадагы тәрбиячеләребез дә, мәктәптәге укытучыларыбыз да илеңне ярат, дип тәрбияләде. Махсус хәрби операциягә барырга мораль яктан әзер идем. Озак уйлап тормадым, – дип сөйли ул.

 Бүгенге көндә аның туганнарыннан тагын 4 ир-егет СВОда. Икесе 30 яшьтәгеләр, икесе 40 тирәләрендә. 

 

Илдар Гайсин турында башка язмалар монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев