Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Илгәрәй Чаллыдан затлы бүләк белән кайтып китте

«Шушындый бүләкләр яратам мин», - ди җырчы.

Чаллыда җырчы Илгәрәй концерты узды. Шәһәрдәшебез Римма Кәлимуллина сәхнәгә чыгып аңа түбәтәй һәм дисбе бүләк итте. Илгәрәйгә бүләк ошады. Хәтта каушап та калды.

«Менә бит. Шушындый бүләкләр яратам мин. Түбәтәй белән җырлау әллә ничек. Илгәрәй образын үзгәрткән дип шундук язып чыгаралар инде, », – дип өстәлгә куеп торды. 

Римма Кәлимуллина: 

«Тиздән Рамазан ае җитә. Шул уңайдан Илгәрәйгә мәгънәви бүләк ясарга булдым. Җырчы үзе дә бит матур итеп «Әссәләмүгаләйкүм» дип сәламли, мөселманга ошап тора. Бүләк иткән түбәтәемне рәхәтләнеп киеп йөрер дип ышанам», – ди.

Римма Кәлимуллина икенче группа инвалид, туганда ук имгәнү алган. Берничә микроинсульт кичергән. Тик ул сынауларга бирешә торганнардан түгел. Җимерттереп дөнья көтә. 51нче комплексның инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Автозавод районы администрациясендә дә эшли. Кул көрәшенә йөри, төрле спорт чараларында катнаша. Моннан тыш, үз кулы белән картиналар да ясый. 

«Алмаз мозайкасы белән мавыгам. Инде күп картиналар ясадым. Мәчет төшерелгәннәре дә, шамаилләр дә бар. Эшләремне ике табибка бүләк иттем. 6 мартта хатын-кызлар ифтарына чакырдылар. Мозайкамның берсен шунда алып барырга җыенам», – ди ул. 

«Шәһри Чаллы» газетасында аның ире Абдулсамат турында язып чыккан идек. Ул да – тормыш авырлыкларына бирешмичә алга атлаучы, ныклы ихтырлы кешеләрнең берсе. Авариягә очрагач Абдулсамат коляскага кала. Әмма гомере буе аның колы булып яшәргә теләми. «Тор, әйдә, утырма егет башың белән!» дип аякларына баса. Аның турында моннан укый аласыз. 

Фотолар Илгәрәйнең шәхси аккаунтыннан һәм Римма Кәлимуллинадан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев