Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Илья Зуев урынына яңа җитәкче табылды

Ул моңарчы идарә итү компаниясе директоры вазифаларын башкарган.

Чаллы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеле булды. Ул – 46 яшьлек Илгизәр Сәлимханов. Моңарчы «Центральный» идарә итү компаниясендә директор вазифаларын башкарды. Яңа хезмәткәр белән эшлекле киңәшмәдә мэр Наил Мәһдиев таныштырды.

Илгизәр Сәлимханов Чаллыда туып үскән. Россия Эчке эшләр министрлыгының «юрист» белгечлеге буенча Түбән Новгород академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итүдән башлаган.   

Хәрби пенсиягә чыккач, икътисади куркынычсызлык буенча идарәче урынбасары, коммерция предприятиеләрендә икътисадый куркынычсызлык буенча директор булып эшли. Соңыннан Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортын җитәкли. 2024 ел ахырында «Центральный» идарә итү компаниясендә хезмәт куя. 

Яңа эш урынында ул мобилизацион әзерлек, гражданнар оборонасы, җәмәгать тәртибен саклау, административ комиссия, административ-техник инспекция, миграция сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләр буенча эшләячәк. Шулай ук СВО катнашучылары белән эш алып барачак. Исегезгә төшерәбез, бу вазифаларны моңарчы Илья Зуев башкарды. Хәзер ул «КАМАЗ» предприятиесе аппаратын җитәкли. 

Чаллы хакимияте фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев