Балаларын яндырып үтергән Ильмира Гарданованы 13 елга колониягә җибәрделәр
Татарстан Югары суды аны 7 туганын, алар арасында 4 баланы үтерүдә гаепле дип тапты.
Татарстан Югары суды бүген 7 кешене үтерүдә гаепле Ильмира Гардановага карата хөкем карары чыгарды.
Аны 13 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ильмира бу елларны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак.Хатын кызлар өчен Козловка колониясе Чувашиядә урнашкан.
Ильмира соңга кадәр үзен бу җинаятьтә гаепле дип санамады. Әмма тикшерүчеләр моны инкарь итте.
– Бу көнне янгынны сүндерүдә бөтен авыл кешесе катнашты. Ә Гарданова читтән генә караган. Башта төтен нәтиҗәсендә ул өйгә керә алмаган, аннары эскәмиягә утырып карап торды. Ул 7 кешенең үле гәүдәсен өйдән алып чыкканда да үзен тыныч тоткан. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен укыган вакытта судта да тыныч булды. Ә экспертиза нәтиҗәләрен без, чит кешеләр дә тыныч кына тыңлый алмыйбыз, – диләр тикшерүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев