Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров БРИКС илләре халыкара форумы президентын татар җырына гашыйк иткән

Пурнима Ананд аңа: «Татар телен белмәсәм дә, аңладым, матур җырладың», – дигән.

Бу көннәрдә Казанда БРИКС илләре саммиты бара. Аның бер чарасында – «БРИКС саммиты йорты»н ачу тантанасында республиканың күренекле алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров катнашты. 

Чараны өч телдә (татарча, русча, инглизчә) алып баручы кирәк  булганлыктан, әлеге дөнья күләм дәрәҗәле форумны оештыручылар шәһәрдәшебезне чакырганнар. 

– БРИКС йортын ачу тантанасы Казан үзәгендә булды. Анда төрле илләрнең дипломатлары, журналистлар, БРИКС илләре халыкара форумы президенты Пурнима Ананд  катнашты. Чара югары дәрәҗәдә үтте. Рәсми өлештән соң, мин татарча җыр башкардым. Пурнима ханым белән сөйләштек. Ул татар телен белмәсә дә, татар җырының матурлыгын әйтте. Гадилеге ихласлыгы белән үзенә җәлеп итте.  Бүгенге көндә халыклар дуслыгының әһәмияте турында ассызыклады, Россиянең матур ил булуын, Татарстанны ошатуын әйтте. Чыннан да Россия, Татарстан бу мөһим чараны югары дәрәҗәде оештырды. Бөтен җирдә тәртип, – диде Илнур Гомәров. 

Ананд Пурнима БРИКС саммитының әһәмиятен ассызыклап:  «Казан планетаның иң куркынычсыз шәһәре, монда дөнья илләренең лидерлары җыела. Тынычлык һәм региональ куркынычсызлык зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә без БРИКС саммитына зур өметләр баглыйбыз», – дигән. 

Фото Илнур Гомәровтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илнур Гумеров БРИКС саммиты