Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: «Су басу сәбәпле, Нячангтан башка шәһәргә киттем»

Җырчы Вьетнамдагы хәлләр турында сөйләде.

Татарстан халкының соңгы елларда яратып ялга йөргән иле Вьетнамны су басты. Шәһәрдәшебез, Татарстанның иң популяр алып баручысы, республиканың атказанган артисты Илнур Гомәров та шунда ял итә. Аның белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.

- Аллаһка шөкер, әкрен генә ял итәм. Бу илгә 28 елдан соң бәла-каза килде. Көчле яңгыр явып, шәһәрләрне су басты. Нячанг шәһәренең урамнарында төздән су. Кайбер урамнарда кешеләр көймә белән йөри. Мин төнлә уйладым да ялымны башка шәһәрдә дәвам итәргә карар кылдым. Башка шәһәргә күчтем, монда яңгырлар юк, рәхәт. Борчыларга урын юк. Вьетнам халкына төшкән бу афәтләр хәерлесе белән тәмамлансын иде, - диде.

"Шәһри Чаллы"ның дустына, рәхәт ял итеп кайтуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су басу Шоубизнес Илнур Гумеров