Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова Чаллы Сабан туенда: «Ывкусыгыз бар икән»

Сабан туе Мәйданында йолдызлар быел да күп булды.

Чаллы кичә төнгә кадәр Сабан туен бәйрәм итте. Мәйданда алма түгел, энә төртер урын да юк иде. Халык әле тугыздан соң да сәхнәгә таба агылды. 

Быел Чаллы Сабан туена төп йолдыз буларак, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова чакырылды. "Кайтты тиле кызыгыз", - дип автокала тамашачысын сәламләде ул.

"Татар эстрадасында 2000 җырчы бар. Шулар арасыннан мине чакыргач, сезнең өчен шатланып куйдым," - диде шаян мишәр кызы. ""Ывкусыгыз" бар икән, минәйтәм". Гомумән, халыкчан, юмор хисле, җор телле Илсөя Бәдретдинова иде каршыбызда. Ул җырлар, ул утлар, ул тавыш, ул команда - бар да югары дәрәҗәдә иде.

"Шәһри Чаллы" подписчикларын һәм барлык Чаллы халкын Сабан туе белән дә котлады ул. Видеоны газетабызның социаль челтәрләрендә урнаштырдык. 

Сабан туе Мәйданында йолдызлар быел да күп булды. Танылган юмор остасы, җырчы Данир Сабиров та тамашачыга күтәренке кәеф өләште. Шаяртып, әле тавыш куючыга, әле русча "руки" дип кычкыручы командасындагы егеткә бәйләнеп алды. "Татарча әйтсәң дә аңлыйлар монда", - диде. Сәхнәгә чыкканчы үзенең блогына Нәфкать Нигъмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина белән контент та төшереп алды. Өлкән җырчыларыбыз аның шаяртуларын елмаеп кабул итте.

Узган ел Гөлдания ханым үзенә ял алган иде. "Минем урынга кызым Лилия (Хәйруллина) чыгыш ясады", - диде ул. Туган шәһәрендә Гөлдания ханым һәрчак көтеп алынган җырчы. 

Ә меня Нәфкать Нигъмәтуллин Чаллы Сабан туенда беренче тапкыр гына икән. "Мәйданыгыз шундый матур урында, сокланып йөрим. Бүген халык күңеленә кереп калган җырларым белән килдем", - дип изге теләкләрен җиткерде ул. 

Шунысын да әйтергә кирәк, кичке программа шәһәребез җырчылары белән башланып китте. Аны алыштыргысыз Илнур Гомәров алып барды. Сүз уңаеннан, ул Чаллы шагыйре Галиәхмәт Шахи сүзләренә язылган "Татар кызы"н башкарды. Бу вакытта сәхнәне  "Сабан туе гүзәле" бәйгесе финалистларының чыгышы бизәде. Алардан эстафетаны "Күңел" радиосы алды.

Сәхнәгә бер-бер артлы популяр җырчылар чыкты. Чаллы йолдызы Илмира Нәгыймова да вакыт табып килгән иде. "Мәҗлескә ашыгам. Шулай да Сабан туенда шәһәрдәшләремне котламый китә алмыйм", - диде ул. 

Концертта җырлы гаиләләр дә бар иде. Башкаладан килгән танылган парлар Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдинов, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов чыгышлары да халык күңеленә хуш килде. "Күңел" концертын исә танылган радио-алып баручылар Ришат Хаҗиев һәм Алинә Вәлиева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев