Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтихан нәтиҗәләре

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче дулкыны тәмам. Ул 26 майдан 11 июньгә кадәр үтте. Байтагының нәтиҗәләре дә билгеле инде. Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучы унберенчеләр географиядән - уртача 75,5 балл, рус теленнән - 68, 13, рус әдәбиятыннан - 56,39, математикадан 50,87 балл җыйганнар. Имтиханнарда йөз балл җыючылар, үткән ел белән чагыштырганда, быел азрак:...

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче дулкыны тәмам. Ул 26 майдан 11 июньгә кадәр үтте. Байтагының нәтиҗәләре дә билгеле инде. Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучы унберенчеләр географиядән - уртача 75,5 балл, рус теленнән - 68, 13, рус әдәбиятыннан - 56,39, математикадан 50,87 балл җыйганнар. Имтиханнарда йөз балл җыючылар, үткән ел белән чагыштырганда, быел азрак: рус теленнән -11, географиядән - 2, математикадан - 1. Рус әдәбиятыннан 100 балл алучылар юк, өч укучы имтиханнан бик түбән баллар җыйган. Математикадан андыйлар - җиде. Атна башыннан БДИның резерв дулкыны башланды. Анда акланырлык сәбәпләр белән төп срокта тест үтә алмаганнар имтихан тота. Дүшәмбе көнне унберенчеләр - чит тел, җәмгыять белеме, биология һәм информатика, кичә география, химия, әдәбият, тарих һәм физика тапшырды. Иртәгә, 19 июньдә, математикадан вакытында тест тапшырмаганнар һәм начар билге алганнар имтихан бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев