Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быелгы БДИ нинди яңалыклар алып килә?

Мәктәпләрдә урак өсте якынлаша: җиң сызганып сынаулар көненә әзерләнәләр. Укучыларның алдагы тормышы, киләчәге әлеге сынау нәтиҗәләренә бәйле булачак. Шуңа күрә һәрбер ата-ана үзе баласының имтиханга әзерлеген мөмкин кадәр контрольдә тотарга омтыла: үзлектән өстәмә өйрәтәләр, түгәрәкләргә йөртәләр, репетиторлар яллыйлар һәм башкалар.

Имтихан тапшыру вакыты

Имтиханнар тапшыру өчен елдагыча өч этап вакыт бирелә: сынауларны алдан да, билгеләнгән көндә һәм өстәмә вакытта да тапшырырга булачак (анысы сентябрь аенда).

Вакытыннан алда этабы 23 мартта ук башланды. Монда билгеле бер сәбәпләр аркасында төп вакытта имтиханны тапшыра алмаган балалар катнашты. Төп этап 29 майдан алып 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел Чаллыда барлыгы 1678 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак. Ике төп фән - рус теле һәм математика буенча начар билге алган укучылар яисә өстәмә билгеләгән көндә тиешле балларны җыя алмаганнар шушы ук фәннәр буенча сынауларны көз көне - 5 сентябрьдән алып 22 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә үтә алачак.

Мөмкинлекләре чикле балаларга

Мәгариф идарәсенең баш белгече, БДИның Чаллы буенча координаторы Илгизә Ирек кызы Гарифуллина сүзләренә караганда, БДИ барлыгы 7 пункт буенча уза. Шуның берсе физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен: алар дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшыралар. Быел Чаллыда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасыннан барлыгы 7 бала дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) тапшырачак, ә калган мөмкинлекләре чикле балалар чагыштырмача җайлаштырылган имтихан бирә. ДЧИның төп аермасы шунда - ул "онлайн" режимда уза, ә калган төркемнеке - "оффлайн"да. Аларга да бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда кебек үк таләпләр куела. Шулай ук махсус инспекторлар кереп утыра, җәмәгать күзәтчеләре һәм башкалар. Аермасы - баланың нинди мөмкинлеге чикле булуына карап, өстәмә уңай шартлар гына тудырыла. Мисал өчен, колаклары ишетмәгән укучыларга биремнәрне өйрәнү өчен аерым 40 минут өстәмә вакыт тәкъдим ителә.

Үзгәрешләр

Чаллыда, ике имтихан кабул итү пунктында, беренче тапкыр рус әдәбияты, информатика, география фәннәреннән БДИ "онлайн" режимда үтәчәк. Биремнәр сәгать 10да туры элемтә аша (онлайн режимда) килә, сорауларга җаваплар языла һәм барлык нәтиҗәләр, эшләнгән сынау эшләре "онлайн" режимда кире юллана. Ә калган пунктларга биремнәр элеккечә Казаннан махсус конвертларда китерелә.

Тагын бер үзенчәлек: имтихан вакытында җәмәгать күзәтчеләре буларак ата-ана түгел, югары уку йортларында укучы югары курс студентлары катнашачак. Студентлар үз шәһәрдәге уку йортларыннан түгел, ә башка җирлекләрдән китерелә. Мисал өчен, Казанныкылар - Чаллыга килә, Чаллыныкылар Казанга бара.

Автокалада соңгы тапкыр имтиханнарга әзерлек эшләре 10 май көнне тикшерелгән. Барлык кабул итү пунктлары да сынауларга тулысынча әзер.

БДИ көннәре:

29 май - география, информатика һәм ИКТ

31 май - математика (база биремнәре)

2 июнь - математика (профильле юнәлеш)

5 июнь - җәмгыять белеме

7 июнь - физика, әдәбият

9 июнь - рус теле

13 июнь - чит тел (телдән һәм язмача өлешләр), биология

15,16 - чит телләр (телдән имтихан)

19 июнь - химия, тарих.

Төп дәүләт имтиханнары көннәре:

26,27 май - чит телләр

30 май - рус теле

1 июнь - тарих, биология, физика, әдәбият

3 июнь - физика, информатика һәм ИКТ

6 июнь - математика

8 июнь - җәмгыять белеме, география, химия, информатика һәм ИКТ.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев