Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң популяр язучы Чаллыда яши

Кем ул?

«Әдәби марафон»чылар рейтингында Айгөл Әхмәтгалиева иң популяр язучы буларак танылган.  

 «Әдәби марафон»ны оештыручы «Татнетны үстерү фонды» халык мәхәббәтен билгели торган исемлек төзегән. 50 автордан торган исемлек, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева исеме белән башланып киткән. 

Исемлек 2023 елда #әдәбимарафон проектында катнашкан марафончылар фикереннән чыгып тупланган.

«Монда берничә факторны билгеләп үтү кирәктер - иҗатының камиллеге белән бергә әлеге язучының китап укучылар белән очрашулар саны, каләменең үткенлеге һәм әйткән сүзләренең актуальлеге, Интернет челтәрен куллану дәрәҗәсе һәм башкалар», – диләр оештыручылар. 

Айгөл Әхмәтгалиева чыннан да актив иҗат итә. Ул китаплар чыгару өстенә, театрларга пьесалар да яза. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрларында аншлаг белән бара.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучылар мәдәният артистлар популяр язучы