Җиңел машина юлда транспорт чарасын ремонтлаган йөртүчене бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Җиңел машина юлда транспорт чарасын ремонтлаган йөртүчене бәрдергән

Фаҗига М7 трассасының 986 км-ында, Алабуга районы янында була.

Чаллыдан ерак түгел, М7 трассасының Алабуга районы яныннан үтүче участогында үлемгә китергән авария булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Isuzu машинасы шоферы зур тизлектә Scania шоферын бәрдерә — анысы ватылган авыр йөк машинасын ремонтлау өчен юлга чыккан була.

Нәтиҗәдә, авыр йөк машинасын йөртүче һәлак була.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев