Инвалидлык сатканнар
Казанда табиб белән администратор инвалидлык сатканнар. Казанның медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре 2014нче елның гыйнварыннан 2015нче елның октябренә кадәр вакыт аралыгында инвалидлыкны билгеләү һәм озынайту өчен авырулардан акча алган.
Ә әлеге хезмәтләр бушка башкарылырга тиеш. Табиб белән администратор үзләренең «хезмәте» өчен 80 меңнән 180 мең сумга кадәр акча түләүне таләп иткәннәр. Нәтиҗәдә, 12 кеше зыян күргән. Табиб белән администраторга карата җинаять эше ачылган, тик ришвәт алучылар үз гаепләрен танырга теләмиләр икән, дип хәбәр итә http://beznen.ru сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев