Йөкле хатын-кыз эте артыннан бозга кергән
Чаллы табиблары аның гомерен коткарды
34 яшьлек Чаллы кешесе, йөклелекнең 39 нчы атнасында булуына карамастан, үзенең йорт хайванын коткару өчен бозлы суга кергән. Этнең игътибарын үрдәк җәлеп иткән, ул шуңа елгага кергән. Дүртъаяклы дусты өчен борчылып, хатын-кыз да аның артыннан кергән. Нәтиҗәдә, икесе дә су астында кала —алар астында боз кузгала.
Хатын-кыз ярга чыкканчы салкын суда биш минутка якын торган. Бу вакытта битараф булмаган бер ир-ат эткә ярдәмгә ташланган, хайван су эчендә гомере өчен көрәшкән.
Вакыйганы күреп торучылар ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакырткан. Махсус хезмәтләр урынга санаулы минутлар эчендә килеп җиткән. Йөклелекнең соңгы срогындагы хатын-кызның нык өшүе — ана һәм бала гомере өчен дә куркыныч. Ашыгыч ярдәм фельдшерлары Миләүшә Сәлахова һәм Екатерина Елкина пациентның хәлен тотрыклыландырганнар һәм аны ашыгыч рәвештә КДМЦның Перинаталь үзәгенә илткәннәр. Суда 15 минут булган ир-ат та профильле клиникага озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев