Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Йорт янында чүплек ясадылар»

7 комплекста яшәүчеләр эре көнкүреш калдыклары өчен тимер корылмаларны сүтүләрен сорый.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 7 компекста һәр йорт янында эре көнкүреш калдыклары өчен тимер корылмалар урнаштырганнар. Эченә контейнерлар да куярга тиеш булганнар. Тик куймаганнар. Хәзер бөтен чүп-чарны шунда гына ташлап китәләр. Чүп-чар корылмаларга сыймый – урамда аунап ята. 

«Хәтта газель белән алып килеп түгәләр. Чүплек диярсең! 7/16 янындагысы балалар мәйданчыгы янында урнашкан. йортта яшәүчеләр канәгать түгел. Яз җитсен әле – машина тәгәрмәчләрен алыштырып монда китереп ташлаячаклар. Бакча чүп-чарларын да монда гына түгәләр. 7/15, 7/21, 7/25 йортлары янында чүп-чар аеруча күп җыела. Без әлеге тимер корылмаларны сүтүләрен телибез. Аның урынына балалар өчен атынгычлар куйсалар яхшырак булыр иде. Бу сорау буенча депутатлар, “Электротехников” идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәсез. Башкарма комитет игътибар итсен иде», – ди «7 комлекс» ТОС рәисе Рәмилә Набиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев