Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортларга кайнар су бирелә башлады

Гидравлик сынауның дүртенче этабы дәвам итә.

Яңа шәһәрдә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның 4нче этабыннан соң кайбер йортларга кайнар су бирелә башлады. 

5 августта 222 йортның 75енә кайнар су белән тәэмин ителде. Шулай ук  мәктәп һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең 50 проценты, балалар бакчаларының 34 проценты кайнар сулы булды. 

Бүгенге көндә 22, 23,24, 49нчы бистәләрдә, шулай ук «Солнечный» торак комплексында кайнар су бар. 25, 46, 47, 48, 52 комплекслардагы йортларга да кайнар су бирелә башлады.

Исегезгә төшерәбез, опрессовкалауның дүртенче этабы 30 июльдә башланган иде. Җылылык торбаларында 23 кимчелек табылган, аларның унысы төзәтелгән инде. Гидравлик сынау эшләреннән соң фатирларда кайнар су булмаса, идарә итү компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су опрессовкалау