Йортларыбыз ышанычлы кулларда
Иң яхшы идарә итү компаниясе билгеле.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» еллык конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Әлеге абруйлы бәйгедә Чаллының «Энтузиаст» ҖЧҖ идарә компаниясе үз категориясендә беренче урынны яулап, зур җиңүгә иреште.
Конкурста катнашучыларның эшчәнлеген тулысынча һәм гадел бәяләү өчен, оешмалар карамагындагы торак фондының гомуми мәйданына карап, 5 категориягә бүлделәр. Чаллының «Энтузиаст» компаниясе шактый зур булган 4нче категориядә (торак фонды мәйданы 500 меңнән 1 млн кв. метрга кадәр) алдынгы дип табылды һәм Яшел Үзәннең «Жилкомплекс» компаниясен артта калдырып, 1 нче урынны яулады.
ТР төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, конкурс комиссиясе җиңүчеләрне сайлаганда оешмаларның эшен җентекләп тикшерде. «Энтузиаст» ҖЧҖ түбәндәге күрсәткечләр буенча югары бәя алды:
• Сыйфат һәм җаваплылык: Күпфатирлы йортларны тоту һәм ремонтлау эшләренең югары сыйфаты, шәртнамә йөкләмәләрен төгәл үтәү.
• Заманчалык: ТКХ өлкәсенә яңа санлы (digital) технологияләрне актив кертү, эш сыйфатын һәм сервис дәрәҗәсен даими арттыру.
• Игътибарлылык: Фатир хуҗалары белән тыгыз элемтәдә эшләп, аларны йорт белән идарә итү процессына уңышлы җәлеп итү.
• Тотрыклылык: Йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм хезмәткәрләр өчен куркынычсыз эш шартлары тудыру.
Министрлык Чаллы халыкының яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш керткәннәре, республиканың торакны капиталь ремонтлау программаларында актив катнашканнары өчен «Энтузиаст» компаниясе генераль директоры Фәргать Минхәеровка (фотода) һәм тармакның башка лидерларына рәхмәтен белдерде.
Фото: Энтузиаст / фото prav.tatarstan.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев