Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йортны саттым, ә участоктан файдалана аламмы? (юрист киңәше)

Газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау:

– Балигъ булмаган улым мәктәптә укый. Хәзерге вакытта ул әбисе – минем әнием белән миннән еракта, башка республикада яши. Еш кайтып йөри алмыйм, шулай да без һәрвакыт элемтәдә. Мәктәптә баламны укыту буенча мәсьәләләрне әбисе хәл итсен өчен миннән язма ризалык яки ышаныч кәгазе таләп итәләр. Улыма үз әбисе булган кешедән мондый документ сорарга аларның хокукы бармы?

Җавап:

– Баланың законлы вәкилләре бары әти-әнисе генә була ала. Әгәр Сез әбисенең балагызны мәктәптән килеп алуын, ниндидер чараларда катнашуын телисез икән, закон буенча аның хокуклары нотариаль ышаныч кәгазендә язылырга тиеш, чөнки әби кеше баланың законлы вәкиле түгел. Мондый кәгазьне үз паспортыгыз һәм баланың туу турындагы таныклыгының оригиналын һәм әбисенең паспорт копиясен күрсәтеп, теләсә кайсы нотариуста рәсмиләштерергә мөмкин. Нотариуска әби һәм баланың үзе бару кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев