Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипподромда оештырылган Сабан туенда яшүсмерләр кызып китеп балык тотты - ФОТОЛАР

Чаллы Ипподромы территориясендә күркәм традиция буенча ат ярышлары узды. Моннан тыш балалар өчен төрле милли уеннар да оештырылган иде.

Сабантуй мәйданында уеннар гөрләде, җырлар яңгырады. Чаллы халкына үзләренең иң матур җырларын Марсилия, Илшат Хәмәдиев, Артур Салихов һәм башкалар бүләк итте. Әйтергә кирәк, халык аларны дәррәү килеп алкышлап каршы алды, сәхнә янына килеп биеп тә торды.

Балалар өчен дә уеннар чаллыларның күңеленә хуш килде. Артык кыюлар хәтта олы савытка җибәрелгән тере балыкларны да тотып карый алды. Сиңа вакыт бирелә, балыкны тотасың – синеке, юк икән – бәхет эше инде! Әйтергә кирәк, катнашырга теләүчеләр чиратка басып, көтеп үк торды.   

Ат чабышы уза торган мәйдан тирәсендә кеше күпләп җыелды. Быелгы Сабан туена һава торышының салкынча торуы да киртә булмады, һәркем шушы кызыклы мизгелләрне күзәтергә теләде. Атлар үзләрен төрлечә тотты, кайсыдыр киреләнеп алды, кайсыдыр старт сызыгыннан җиңүче булуын күрсәтте. Тамаша кылучылар үзара кайсы җиңәр икән дип фаразларын җиткерделәр. Ул арада кул чабып үзләре ошаткан атка җиңү теләп, әйдә, әйдә, булдырасың, молодец, дип җан аттылар. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малкайларны яратуны да чагылдыра. Чабышкылар арасында инде күп кенә ярышларда үзләрен күрсәтеп өлгергән җайдаклар да, чабышкылар да бар иде. 

Ат чабышлары Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, «Сетевая компания» җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев призларына оештырылды. Беренче урын алучыларга – холодильник, икенчегә – кер юу машинасы, өченчегә – телевизор тапшырылды. 

Күбрәк фотоларны МОННАН карый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев