Ирина Волынец: «Баланы кыйнаган ир-атны җәзага тартырга кирәк»
Балалар омбудсмены Чаллыда булган вакыйга буенча фикерен белдерде.
ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец Чаллыда малайны кыйнаган ир-атны закон буенча җәзаларга кирәк дип саный. Әтисеме ул аның, чит кешеме – мөһим түгел, балага карата мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, ди.
«Балалар – безнең иң зур байлыгыбыз. Аларны куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, зурлардан яхшылык һәм кайгырту хисе генә күрсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез», – ди балалар омбудсмены.
Исегезгә, төшерәбез, социаль челтәрләрдә бер ир-атның малайны карга батырып һәм этеп егып интектерүе чагылдырган видео пәйда булды. Бала кычкырып елый, ир-ат «тәрбия эшләрен» дәвам итә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ир-атны эзлиләр. Тулырак монда язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев