Иртәгә Чаллыга республика укытучылары җыела
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә Чаллыга республика укытучылары җыела

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы иртәгә, 13 августта, Чаллы шәһәрендә уза. Әлеге мөһим чара «Мастеровые» рус драма  театрында оештырылачак. 

Киңәшмәнең төп темасы – «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка». 

Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, муниципаль район башлыклары, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнаша.

Фото «Татар-информ»нан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Мәгариф Фән укытучылар конференциясе

Нет комментариев