Иртәгә һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә һава торышы үзгәрә

Синоптиклар нәрсә хакында кисәтә?

Якындагы көннәрдә республикада, шул исәптән Чаллыда һава торышының тотрыксыз булуы көтелә. Гидрометеоүзәк белгечләре кисәткәнчә, урыны белән яңгыр, юеш кар явачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Иртәгә термометрның терекөмеш баганасы +3 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә 0…-2 градус булачак. Көн дәвамында җепшек кар явуы көтелә. Юлларда сак булырга киңәш ителә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев