Иртәгә — эшкә. Тагын кайчан ял итәбез?
Яңа ел яллары сызгырып узып та китте. Инде күпләребез әле эшкә чыгарга да өлгерми, чираттагы яллар турында хыялланадыр. Ә алар исә үзен озак көттермәс.
Календарьга күз салсак, чираттагы ял көне – 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне. Быел ул чәршәмбегә туры килә. Аннары:
– 6-8 март (3 көн) Халыкара хатын-кызлар көне;
– 30 апрель-3 май (4 көн) Яз һәм Хезмәт бәйрәме; 2 май — Ураза бәйрәме;
– 7-10 май (4 көн) Җиңү көне;
– 11-13 июнь (3 көн) Россия көне;
– 9 июль — Корбан бәйрәме;
– 30 август — Татарстан Республикасы көне;
– 4-6 ноябрь (3 көн) Халыклар бердәмлеге көне; ТР Конституциясе көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев