Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы исерек машина йөртүчеләрне тотарга ярдәм итә

“Телеграм” мессенджерында махсус чат эшли.

Чаллыда яшәүчеләр ЮХИДИ инспекторларына исерек машина тотучыларны ачыкларга ярдәм итә. Моның өчен “Телеграм” мессенджерында махсус чат (Chat_GIBDD_TR) булдырылды. Биредә исерек килеш машина руле артына утырган йөртүчеләр турында хәбәр итеп була. 

Бүген төнге сәгать 1дә инспекторлар шундый очрак турында хәбәр ала.  20 яшьлек “КИА Спектра” машина йөртүчесе чынлыкта да исерек була. Җитмәсә, йөртү таныклыгы да булмый. Аны 15 минут дигәндә тоткарлап, машинасын махсус штраф стоянкага озаталар. Егеткә административ протокол төзиләр. Хәзер аңа 10 көннән 15 көнгә кадәр арест яный. 

Исерек машина йөртүче турында 112  или 8 (8552) 51-18-14 номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.  

ЮХИДИ пропаганда бүлеге фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди