Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искәндәр Галимовның дусты: «Без Камчатканы карарга теләгән идек»

Чаллы Үзәк районы башлыгы, мәрхүм Искәндәр Галимовның дусты Рәис Габдрахманов Камчаткага барулары турында сөйләде.

Ул – тәҗрибәле чаңгычы, Искәндәр Нургалләм улы белән аларны күптәнге дуслык җепләре бәйләгән. Еш кына  бергәләп спорт белән шөгыльләнгәннәр.

– Без Камчатканы күрергә һәм бер уңайдан марафонда катнашырга булдык. Ул бик атаклы һәм данлыклы марафон иде, – ди Рәис Габдрахманов. 

Рәис әфәнде Искәндәр Галимовның хәле начарланган вакытта марафонны тулаем үткән булган.

– Искәндәр Нургалләмовичның чаңгы трассасында хәле китте. Моның төгәл сәбәпләрен экспертлар гына төгәл әйтер инде. Марафон үзе бик яхшы оештырылган иде. Ни өчен шулай булгандыр, белмим... – дип сөйли Рәис Габдрахманов. 
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Авачи чаңгы марафонында була. Шәһәрдәшләребез марафонда иң озын – 60 км-лык дистанцияне сайлый. Алар «60-64 яшьлек ир-атлар» категориясендә чыгыш ясыйлар. Галимовка трассаның 40нчы километрында кинәт начар булып китә. Старт бирелгәннән соң 1 сәгать 40 минут һәм 21 секунд вакыт үткән була.

Искәндәр Нургалләмовичны Петропавловск-Камчатскийда урнашкан Фатьянов исемендәге спорт комплексына эвакуацияләп озаталар. Урынга коткаручылар чакырыла, реанимация автомобиле дә кизү торган була. Әмма, кызганычка каршы, шәһәрдәшебезне коткарып кала алмыйлар. 

Мәрхүмнең марафонда катнашуга медицина ягыннан каршылыклары булмый – ул оештыручыларга Чаллы дәваханәләренең берсеннән алынган тиешле белешмә тапшыра. 17 апрель иртәсендә дә, старт алдыннан, ул хәле начар булуга зарланмый.

1. Чаллының Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов Камчаткада вафат булды

2. Чаллы халкы Искшндәр Галимовны соңгы юлга озатты - ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев