Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искәндәр Галимовның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр

Дүшәмбе киңәшмәсе, 17 апрельдә вакытсыз вафат булган, Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.

Искәндәр Нургалләм улының гомере Камчаткада өзелә. Ул анда Чаңгы марафонында катнашкан була. 40 км араны узгач, аның кинәт хәле начарланып китә. Аны тиз арада табиблар кулына тапшыралар, тик күпме тырышсалар да, алар шәһәрдәшебезне коткарып кала алмыйлар. 

«Искәндәр Нургалләм улы җаваплы һәм зирәк җитәкче, актив, максатчан, ярдәмчел кеше иде. Ул Чаллы халкының тормышын яхшырту өчен фидкарьләрчә намуслы хезмәт итте.  Спортны ярата иде. Үзе ярышларда катнашып кына калмады, башкаларны да өндәде. Спорт буенча разряды да бар иде. Искәндәр Галимовның якты истәлеге безнең күңеллләрдә мәңге сакланыр. Ул гаиләсендә дә хөрмәтле кеше иде. Якыннарының, гаиләсенең тирә кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Дөрестән дә, Искәндәр Галимов олы йөрәкле, гади, ихлас җитәкче булды.  Аны гади кешеләр дә, җитәкчеләр дә бары яхшы яктан гына искә алалар. Балалар бакчасы мөдире Раушан Усманова: «Бик талантлы җитәкче, киләчәккә зур планнар белән яши иде. Бик зур югалту», – диде. 

«Алексеевск районы Урта Тигәнәле мәктәбен тәмамлаган иң яхшы укучыларыбызның берсе иде. Без аның белән һәрвакыт горурланып яшәдек. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, комсомол секретаре. Мәктәпә тормышында кайнап яшәде. Гадел, ышанычлы, тырыш, якты кеше иде Искәндәребез. Урының оҗмах түрләрендә түрләрнедә булсын, авылдашыбыз. Якыннарына сабырлык бирсен. Бик авыр...», – ди авылдашы Энҗе Камалова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев