Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Юбилей елына – яңа мәдәни проектлар

Мәдәният идарәсе башлыгы хәбәр итте.

Чаллының мәдәният учреждениеләре 2025 елда федераль һәм республика грантларында катнашу өчен 150 гариза бирде. Алар арасында 28 проект җиңү яулады.
Орган залы 1 млн сум грант акчасына җәй көне «Летние ассамблеи «Классика над Камой» проектын тормышка ашыра. Ул Чаллының – 400, беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана.
6 учреждение хезмәткәре республикада иң яхшы хезмәткәр дип табылды. «КАМАЗ» мәдәният сарае шәһәр һәм рус мәдәният-ял мохитын булдыру буенча республика бәйгесендә грант отты. Шул акчага «Татар урманы әкиятләре» проекты тормышка ашырылачак.
Чаллы «Пушкин картасы» федераль проектын тормышка ашыру буенча да лидер. 2025 елда шәһәрнең мәдәният учреждениеләре 25 млн сум акча эшләде. Узган елда Чаллы курчак театрында – 8, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында – 7, «Мастеровые» театрында 10 премьера булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәдәният хезмәткәрләрен быел да грант проектларында актив катнашырга чакырды. Моннан тыш, «КАМАЗ» мәдәният сараен капиталь төзекләндерү эшләрен активлаштырырга кирәклеген әйтте.
«Проект-документация эшләре әзер. Алар республика җитәкчеләре белән килештерелә», – диде ул.
Мэр шулай ук филармония бинасын капиталь ремонтлау кирәклеген дә искәртте.
Сүз уңаеннан, юбилейлар елында Чаллыда 300ләп чара үткәрү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар