Югалган ир-ат - Габидулла Хөрмәтуллинның танышы
«Авылдашым бик яхшы кеше», - ди җырчы.
Чаллыда 73 яшьлек ир-ат югалуы турында хәбәр иткән идек. Шәрәфуллин Фәнис Гыйлембаян улы 9 февраль көнне өеннән чыгып китә, бүгенгәчә аның кайдалыгы билгеле түгел, машинасы гына табылды. Ул шәһәрдәшебез, ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинның танышы булып чыкты.
- Авылдашым бик яхшы кеше. Бик матур яшәделәр, хатыны мәрхүмә булгач кайгысыннан азрак сала башлаган бугай. Аның югалуы турында ишеткәч, бик борчылдым. Табылса яхшы булыр иде, дип уртаклашты ул.
Исегезгә төшерәбез, нинди дә булса мәгълүмәткә ия булган кешеләрнең +7 963 125-11-72, +7 937 777-67-29 номерлары буенча шалтыратулары сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев