Юка бозга керсәң – штраф түлисең
Җитәкчеләр шәһәрдәшләрне сулыкларда сак булырга чакырды.
Чаллының кече метражлы суднолар дәүләт инспекциясе (ГИМС) башлыгы Әбүзәр Ногманов юка бозга керүнең куркыныч икәнлеген кисәтте. «Кеше өчен бозның куркынычсыз катламы кимендә 7 см булырга тиеш. Балаларны сулыкларга кертергә ярамый», – диде ул.
Җитәкче статистика мәгълүматларына да тукталды. 2025 елда Татарстан сулыкларында 76 кеше һәлак булды. Аның 4се балалар. Чаллыда быел 2 кеше суга батып үлде.
Мондый бәла-казалар булмасын өчен инспекторлар кеше күпләп боз өстенә чыга торган 8 урынны, 4 җәяүлеләр юлын, 2 машина белән төшү урынын контрольдә тота. Иң куркыныч җир – Түбән Кама ГЭСының түбән бьефы. Балыкчылар тыюларга колак салмый икән.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен түлек буена эшли торган сак посты эшли, ГИМС инспекторлары даими патруль оештыралар. Шулай ук районнарда 3 мобиль эшче төркем сулыкларны тикшерә, аншлаглар куя, бозга керү кагыйдәләрен бозучыларны контрольдә тота.
Исегезгә төшерәбез, юка бозга керүче гражданнарга – 2000гә якын, җитәкчеләргә – 7000 сумга кадәр, юридик затларга 70 мең сумга кадәр штраф каралган.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җаваплы затларны боз юка вакытта башкарылырга тиешле профилактика чараларын үтәргә чакырды. Шәһәрдәшләрне исә «уеннан уймак» чыгармаска, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмаска, үзләрен һәм якыннарын сакларга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев