Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныштан хәрбиләргә гуманитар йөк илтүче Алмаз Кашапов үлде

Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очрады.

Саратов өлкәсендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. Хвалынский районы Алексеевка поселогы борылышы янында ике фура, КамАЗ машинасы һәм минивэн бәрелешә. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелә, икесе хастаханәгә озатыла.

Фура йөртүченең гәүдәсен һәлакәт урынына килгән Саратов өлкәсе коткаручылары машина ишеген кисеп алып, тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләренә тапшыралар. Якынча мәгълүматлар буенча, вафат булган шофер Актаныштан, 1971 елгы Алмаз Кашапов. Ул хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә киткән булган. Бу аның соңгы унынчы рейсы...

"Хәйрия концертлары, башка чаралар оештырып, бөтен район белән җыйган ярдәмне илтергә дип киткән иде. Изге юлда гомере өзелгән якташыбызның урыны җәннәттә булсын", - ди якташлары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм юл-транспортһәлакәте үлем-китем Өлешечә мобилизация