Чаллыда автобуста йөрер өчен акча алырга кирәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобуста йөрер өчен акча алырга кирәк

Банк картасы белән түләп булмый.

Чаллының «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе мөһим хәбәр җиткерде.

«Хөрмәтле пассажирлар, автомат түләү системасы операторында килеп чыккан  техник сәбәпләр аркасында трамвай һәм автобусларда валидаторлар аша банк картасыннан түләү башкарып булмый. Мөмкинлектән чыгып юл йөрү бәясен QR-код буенча яисә акчалата түләргә мөмкин.  Ситуацияне контрольдә тотабыз. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», – диелә хәбәрдә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча зур автобуслар Горкоммунхоз

Нет комментариев