Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ инспекторлары ерак сәфәрләргә чыкмаска куша

7-10 гыйнвар көннәрендә төннәрен температура -37 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Республика Дәүләт автоинспекциясе Татарстан халкын юлда сак булырга һәм аномаль салкыннар булганда ерак сәфәрләргә чыкмаска өнди. Синоптиклар фаразлавынча, 7-10 гыйнвар көннәрендә төннәрен температура -37 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезләрен исә -23... -28 градуска кадәр суытачак.

Мондый көннәрдә машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан автомобильләрен җентекләп тикшерергә кирәк. Аеруча, дизель ягулыгында эшли торган техника белән проблемлар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки әлеге ягулык салкынга чыдам түгел һәм тиз куера.

Көтелмәгән хәлләр булган очракта, Дәүләт автоинспекциясенә 8(843)5-333-888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы