Изге эшләр декадасы
10 декабрьгә кадәр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы үтәчәк. Ул ел да 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлап уздырыла.
Бүгенге көндә шәһәрдә 32 567 физик тайпылышка ия кеше яши, шуларның 2 089ы – балалар. 2011 елдан бирле Чаллыда «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында 114 учреждениедә әлеге шәһәрдәшләребез өчен уңайлы шартлар тудырылган. Алар хакында тулырак мәгълүматны karta.tatar.ru сайтыннан кереп белергә була.
Шулай ук, җирле бюджет акчалары хисабына 2016 елдан 2021 елга кадәр Чаллыда 137 тышкы һәм 140 эчке пандус куелган. 345 юл аркылы чыгу урыны европа стандартларына туры китерелеп реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Декада кысаларында шәһәребезнең «Ышаныч», «Изгелек» үзәкләрендә һәм «Ветеран» пансионатында хәйрия концертлары да үтәчәк. Моннан тыш, инвалидлар шәһәр музейларына, бассейннарга, шугалакларга бушка керә алачак.
Фото: tatartrud.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев