Кабат диктант язачакбыз
Яңалыклар тасмасы

Кабат диктант язачакбыз

Бүләкләр дә каралаган, ди оештыручылар.

1-8 ноябрьдә “Зур этнографик диктант” акциясе үтәчәк. Аның кысаларында һәркем Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белү-белмәвен тикшереп карый ала. Моның өчен  https://miretno.ru сайтына кереп, «Пройти Диктант» бүлеген сайларга кирәк булачак. 

16 яшькә кадәргедәр – 20, 16дан өлкәнрәкләр 30 сорауга җавап бирәчәк. Теләге булганнар сорауларны төзүдә дә катнаша ала. Иң кызыклылары федераль диктантка кертелечәк, ә аларның авторлары бүләк алачак, ди чараны оештыручылар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев