Кадерсез киемнәр
Яңалыклар тасмасы

Кадерсез киемнәр

«Әйтим әле!» рубрикасында шәһәрдәшләребезнең фикерләрен журналист Гүзәл Шиһапова тыңлады.

Сорауларыгыз, борчулы уй-фикерләрегез белән сез дә 8-908-333-03-70 телефон номеры аша уртаклаша аласыз. 
Раскольников урамы буенча кирәкмәгән кием-салымны җыя торган контейнер тора. Ул «Пятерочка» кибете янында урнашкан. Инде ничәнче көн шуның янында киемнәр тутырылган пакетлар аунап ята, капкачы да ябылып бетмәгән, басып тутырганнар. Ни өчен кешеләр контейнерның тулы икәнен күрә торып, пакетларын шунда калдыралар икән?! Телефон номерлары күрсәтелгән, шалтыратып та була... Икенче көнне савыт бушагач калдырып китәргә дә мөмкин бит ул пакетларны. 
Халыкның киемнәрен шулай кадерсезләве борчый – без үскәндә бу хәтле әйбер юк иде. Тагын берничә көн шулай ятсалар, ул чүпрәк-чапракларны бөтенләй актарып, таратып бетерәчәкләр. Менә күреп торырсыз!
Римма Галимова

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Безгә язалар

Нет комментариев