Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадрлар үзәгендә 5900 вакансия теркәлгән

Ел башыннан «Россия эше» кадрлар үзәгенә 1219 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә 1070 эшсез кеше теркәлгән.

Үзәктә 5900 вакансия бар. Ел башыннан 646 кеше эш белән тәэмин ителгән. Бу турыда кадрлар үзәге директор урынбасары Жанна Хайрова хәбәр итте. 

– Эшсезлек буенча пособиеләргә 17 миллион 853 мең сумнан артык акча тотылган. Эш белән тәэмин итү структурасында вәзгыятьнең үзгәрүен ачыклау максатыннан предприятиеләр буенча мониторинг алып барыла, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев