Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Каен суын теләсә кемнән алырга ярамый!»

Халкыбыз элек-электән каен суын «тере су» дип йөрткән.

Бу очраклы түгел – кышкы салкыннардан соң арыган организм өчен ул чын витаминнар хәзинәсе булып тора. Агачларда су хәрәкәт итә башлау белән кәсепчеләр дә тик тормый. Витаминлы сыеклыкны банка-шешәләргә тутурып, сәүдә үзәкләре янына килеп «кунаклый». Аеруча елгырлары интернет челтәрендә дә сәүдә итә. Билгеле булганча, каен суын озак саклап булмый, шуңа күрә кайберәүләр заказларны алдан ук җыя. 

Берничә ел шул эш белән мәшгуль Рамилә исемле ханым белән сөйләшеп алдым. Алар сезон саен 100 литрдан артык шифалы су җыя. Быел бу эшкә апрель башында ук тотынганнар.
– Бу эш белән гомер буе шөгыльләнәбез дисәк тә була. Гаиләдә һәркемнең үз миссиясе – әти суын җыя, әни эшкәртә, мин урнаштырырга ярдәм итәм. Каен суының файдасын күрәбез – төрле чирләрдән ярдәм итә. Югары кан басымыннан, йөрәк авыруларыннан булыша. Диабетикларга да яхшы  составында шикәр күп түгел. Балалар да ярата, ютәл башланса да бик булыша. 
Сокны җыюга ук эчсәң, файдасы күбрәк була. Аны озак саклап та булмый – күп дигәндә ике көн, аннан соң әчи башлый. Туңдырып сакларга мөмкин. Без хәзер каен суыннан лимонад ясыйбыз – кыш буе яхшы тора. Шикәр комы белән кайнатабыз да лимон, карлыган ботагы салып, банканы кышкыга ябып куябыз. Берәр атнадан соң хуш исле лимонад әзер була. Кайчакта бер көндә 30 банка каен суы җыябыз – аны бит тиз арада сатып бетереп булмый, шуңа капкачлап куябыз. Банкадагы лимонадны 550 сумнан бирәбез. Яңа җыелган суны 5 литрлап кына сатабыз – бер шешә 550 сум, шуның 50 сумы савыты өчен. Күбрәк үзебез өчен җыябыз – аны туганнарга, кунакларга да бик теләп өләшәбез, күчтәнәчкә дә ярап куя. Мунчадан соң эчсәң, көч-хәл арткан кебек булып китә. 
Каен суын теләсә кемнән алырга ярамый. Кайберәүләр юл буенда үсеп утырган агачлардан җыя – алар барлык начар газларны, авыр металларны үзенә сеңдергән була. Зыян китермәс өчен бу эшне белеп башкарырга кирәк. Без каен суын экологик чиста урыннан – Мамадыштан җыябыз. Урманда умарта тотар өчен сатып алынган участогыбыз бар – шунда үсеп утырган каеннардан алабыз», – дип сөйләде Рамилә ханым.
Каен суы – тулы бер лаборатория кебек. Анда организмга кирәкле калий, кальций, магний, тимер һәм С, В төркеме витаминнары тупланган.

Каен суының файдалы үзлекләре:
1.    Иммунитетны ныгыта – салкын тиюгә каршы торучанлыкны арттыра. 
2.    Организмны чистарта – бөерләрдән комны, кандагы токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. 
3.    Метаболизмны яхшырта – артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен бик файдалы. 
4.    Матурлык чыганагы – каен суы белән битне юу тирене яшәртә, агарта һәм бетчәләрдән коткара. 

Каен суы – көчле антиоксидант 
Моннан тыш, каен суы бик көчле антиоксидант, һәм аның яман шеш күзәнәкләренең үсешен тоткарлау үзлеге билгеле.
Каен суына алма, мүк җиләге сулары кушып та эчәргә була. Шулай ук аңа бөтнек, сары мәтрүшкә, нарат ылысы төнәтмәләре дә кушалар.
Кайберәүләр өрәңге (клен) согын да тәкъдим итә. Татлылыгы буенча ул каен суыннан күпкә өстен, чөнки аның составында сахароза күп.
Галимнәр ачыклаганча, бу табигый эчемлектә 60тан артык кыйммәтле компонент бар. Алар арасында органик кислоталар (алма, фумар кислоталары), аминокислоталар (аргинин, пролин), витаминнар һәм организм өчен бик кирәкле калий, кальций, магний, марганец кебек минераллар тупланган.
Өрәңге суын иң файдалы эчемлекләр рәтенә кертүче төп үзенчәлеге – аның көчле антиоксидантларга бай булуы. Анда 20дән артык төрле феноль кушылма табылган. Бу – башка соклар өчен генә түгел, гомумән, азык-төлек продукциясе өчен дә сирәк очрый торган уникаль күрсәткеч. Тикшеренүләр шуны раслый: җылыткан очракта да  (пастеризация уздыргач) өрәңге суында файдалы матдәләр сакланып кала.

Каен суы  җыюның 3 мөһим кагыйдәсе:
• Урынны дөрес сайлагыз – магистраль юллар, завод-фабрикалар янында үскән каеннардан су җыярга ярамый. Агачлар һавадагы зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә.
• Агачларга игътибарлы булыгыз – яшь каеннарны борчымагыз, кәүсәсе 20-25 сантиметрдан калынрак булгангары гына сайлагыз. Тишек ясар өчен балта белән чапмагыз – яхшысы кечкенә борау (дрель) куллану.
• «Яраны» бәйләгез – суны җыеп бетергәч, тишекне агач чөй яки бакча сумаласы (вар) белән каплагыз. Бу агачны корудан һәм гөмбәчек чирләреннән саклаячак.

фотолар ясалма интеллект иҗаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каен суы