Кафе һәм кибетләр эшчәнлеген туктатты
Сәбәбе нидә?
Чаллыда рентабельлек кимү нәтиҗәсендә узган елда 10 сәүдә объекты ябылды. Исемлектә 4 «Икмәк» сәүдә йорты, «РусАлка», 3 «Продукты» кибете, Magic , «Континенталь» кафелары эшләми башлады.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы буенча идарә башлыгы Гөлшат Вафина әйтүенчә, шәһәрдә лицензияле сәүдә үзәкләренең саны 15кә кимеп, 743кә калган. Алар белән 163 оешма җитәкчелек итә.
2025 елда лицензия сорап РФ Дәүләт хезмәтләре порталына 122 гариза кергән.
Әлеге төр хезмәт күрсәтүдән респблика бюджетына 8348,0 мең сум пошлина, алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр сату нәтиҗәсендә республика бюджетына 26 млрд. сум акча кергән.
Узган елда сәүдә объектларында 197 тикшерү үткәрелгән. Бер кибеткә керү күпфатирлы йорт ягыннан булганга лицензия бирелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев