Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Кая әнисе? Нишләп әбисе килгән?»

Туганда әнисез калган Ранэльны кабат ДРКБга салырга әзерлиләр.

Хәзерге вакытта алар анализлар бирәләр. Бала белән әбисе - Алена Мөхәммәтованың әнисе йөри. Исегезгә төшерәбез, Ранэльны май башында Чаллыга алып кайтканнар иде. Монда ул Чаллы табиблары күзәтүе астында булды. Ранэль әтисе яки әнисенең абыйсы Юрий Филипов белән "войта терапия"гә йөрде.

Ранэль классик музыка тыңларга ярата икән. Бу хакта абыйлары Юрий сөйләде. "Ранэль инде үзе ашарга тырыша. Сирәк кенә катектор кулланабыз. Инде күзләре дә чалышмый, бер урында тукталып тора башлады. Табиблар аз гына булса да алга китеш бар ди. Сәламәтлеге  тагы да яхшырсын өчен Казанга бару кирәк,"- ди абыйсы. 

Ранэльга еш саф һавада булырга кушалар. Аның белән әбисе һәм әтисе һәрчак йөрергә чыга. Тик Юрий Филипов аларның арыган булуларын телгә алды. "Алар әле дә Аленаның үлеменнән айный алмыйлар. Икесе дә истәлекләр белән яши. Алар түгел, үземә дә авыр. Җитмәсә, Казанга барыр өчен кан биргәндә бер шәфкать туташы: "Кая әнисе? Нишләп әбисе кергән? дип җикеренде. "Әнисе күкләрдә" диде дә әниебез үксеп елап җибәрде,"- дип уртаклашты Юрий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев