Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кайнар сулы йортлар арта

Социаль объектлар да кайнар сулы булды.

Чаллыда җылылык торбаларын опрессовкалауның соңгы этабы 2 сентябрьдә башланып 2 атна дәвам итәргә тиеш иде. Әмма НЧТС хезмәткәрләре 4 сентябрьдә үк 488 йортны  кайнар сулы иттеләр. 

Бүген 799 йортка кайнар су системасына кушырга рөхсәт бирелде. Барлыгы 1517 йорт кайнар сусыз калган иде.

5 сентябрь төнендә һәм иртәсендә 26, 27, 28, 29, 30,  46 ( «Солнечный парк» торак комплексыннан тыш), 47(47/17, 47/19, 47/20, 47/21, 47/23, 47/25, 47/26, 47/27, 47/48, 47/50, 47/61 йортларыннын тыш) һәм 49 комплекс ( 49/03, 49/05, 49/06, 49/10, 49/11, 49/15 йортларыннан тыш) кайнар су бирү системасына кушылды. 

Яңа шәһәрнең 11, 16, 17, 18, 19, 32, 33, 34, 78 комплекс, Талан һәм  Санрайз Сити йортлары ЗЯБ бистәсенең 17 А, 17 A/ lll микрорайоннары - тулысынча, 52нче комплекс йортлары өлешчә кайнар су белән тәэмин ителде. 

87 мәктәпнең –  43е, 133 балалар бакчасының – 64е,  63 сәламәтлек саклау учреждениесенең 53е кайнар су белән тәэмин ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НЧТС кайнар су бетә