Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кама Аланы башлыгы кулга алынган

Ул ришвәткә айфон алуда шикләнелә.

Түбән Кама районы Кама Аланы поселогы башлыгы Ринат Сәлахетдиновка карата җинаять эше ачылган. Аны кичә дәүләт куркынычсызлыгы (ФСБ) хезмәткәрләре тоткарлаган һәм сорау алу өчен тикшерү органнарына китергәннәр.

Ул ришвәткә айфон алуда шикләнелә. Аңа телефонны «Водоканал» предприятиесе директоры, җирле депутат Денис Леушин тапшырган. Аңа  арадашчы булганы өчен җинаять эше кузгатылган. Кыйммәтле гаджетны ул «Наш дом Камские Поляны» ҖЧҖ җитәкчесе, поселок идарәчесе Екатерина Медниковадан алган һәм Сәлахетдиновка биргән.

Хокук саклау органнары  хезмәткәрләре версиясе буенча, моның өчен поселок башлыгы башкарылган эшләр буенча актларга кул куярга ярдәм итәргә ышандырган. 

Сәлахетдинов Кама Аланы поселогын 2020 елдан бирле җитәкли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт Җинаять эше