Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камада күңелсез хәл

Вакыйга урынына тиз арада коткаручылар килә.

Чаллыдан 80 км ераклыкта, Кама (Чулман) елгасының Алнаши бистәсе янындагы урынында, гадәттән тыш хәл була. Биредә ярдан 200 метр ераклыкта балык тоткан 52 яшьлек ир-ат боз астына китә. Вакыйга урынына тиз арада коткаручылар килә һәм балыкчыны бау ярдәмендә судан тартып чыгара. Бәхеткә аңа табиблар ярдәме кирәк булмый. Ир-ат исән кала. 

Татарстан Республика буенча, Россия ГТХМ баш идәрәсе балыкчыларны кат-кат кисәтә! “Юка боз өстенә чыгу үлем куркынычы белән яный”, - ди алар. 
Кисәтүләргә колак салмаучыларга штраф яный. Боз калынлыгы 7 сантиметрга җитмәгән очракта, физик затларга 1,5-2 мең сум, җаваплы җитәкчеләргә 5-7 мең сум, юридик затлар 50-70 мең сум штраф каралган. 

Моңа кадәр Чаллы мэры Наил Мәһдиев кисәтүләргә колак салмаучы балыкчыларны административ җаваплылыкка тартырга чакырган иде. Бу хакта БИРЕДӘ язган идек.

фото: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига