Камал театры Чаллыга кайчан килә?
753
0
Театр җитәкчелеге хәбәр итте.
Яңа бинага күчү мәшәкатьләре белән бәйле рәвештә, быел февраль аенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Чаллыга гастрольгә килә алмады.
Шәһәрдәшләребез аларны юксынды. Нишләп яраткан театрыбыз Чаллыга килми, дип борчылды.
Театрның директор урынбасары Илфир Якупов шәһәрдәшләр өчен сөенечле хәбәр җиткерде.
– Без Чаллыдагы тамашачыларыбызны аеруча яратабыз. Инде сагынырга да өлгердек. Быел Аллаһы боерса, сентябрь аенда киләбез. Гадәттәгечә, «Энергетик» мәдәният сараенда һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында спектакльләребезне күрсәтәчәкбез. Нинди спектакльләр алып килүебезне соңрак хәбәр итәрбез, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев