Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камал театры тарихында беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчәннәр катнаша

5 декабрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә.

5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә театр тарихында беренче мәртәбә Камал театрында «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчән артистлар уйнаячак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта театрда «яңа» артистлар белән репетицияләр бара.

9 декабрьдә Актерлар Йортында «Халык театры» Бөтенроссия талантлар бәйгесенә йомгак ясалды.

Жюри өч җиңүчене сайлап алды: Айзилә Шәймөхөммәтова (КФУның журналистика факультеты студенткасы), Рамил Хәйретдинов («Газпром Трансгаз» оешмасында инженер), Людмила Абрамова (Татар теле укытучысы).

«Түземсезлек белән спектакльне көтәбез һәм Айзилә, Рамил, Людмила Васильевнага уңышлар телибез», диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев