“КАМАЗ” га музей төзү өчен 5 мең кв.метр җир биреләчәк
"КАМАЗ" Чаллыда үз музеен төзү өчен 5093 кв.м җир кишәрлеге алачак. Алексей Песошин 28 мартта имзалаган карар буенча, Чаллы башкарма комитеты аукцион үткәрмичә генә "КАМАЗ" га җир бирергә һәм аренда килешүе төзергә тиеш. Сүз Автозавод проспектындагы "Форд Диалог" бинасы янындагы кадастр бәясе 20,9 миллион булган җир турында бара. Февраль аенда...
"КАМАЗ" Чаллыда үз музеен төзү өчен 5093 кв.м җир кишәрлеге алачак. Алексей Песошин 28 мартта имзалаган карар буенча, Чаллы башкарма комитеты аукцион үткәрмичә генә "КАМАЗ" га җир бирергә һәм аренда килешүе төзергә тиеш. Сүз Автозавод проспектындагы "Форд Диалог" бинасы янындагы кадастр бәясе 20,9 миллион булган җир турында бара.
Февраль аенда Татарстан Инвестиция советы президиумы КАМАЗ музеен төзү проектын хуплаган иде. Музей 2019 елга ачылырга тиеш дип фаразлана. Ул вакытта проектны тормышка ашыруда дәүләт ярдәме нинди формада булачагы аныкланмаган, компания исә музейны үз хисабына төзиячәге турында белдергән иде. Проектның якынча бәясе -500 миллион сум. Музей футуристик стильдәге өч катлы бина буларак күзаллана. Мондый рәвештә ул эскиз шәһәр советында расланган очракта булачак. Компаниянең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев белдерүенчә, музей мәдәни - тарихи үзәк ролен дә үтәячәк. "Биредә тарихи экспонатлар гына түгел, заманны чагылдырган экспонатлар да урын алачак. Балалар һәм яшүсмерләр өчен дә кызыклы интерактив музейның беренче катында тарихи экспонатлар урнаштырылса, икенче катында предприятиедә булган һөнәрләрне интерактив сынап карау мөмкинлеге тудырылачак. Өченче катта компания һәм шәһәрдәшләр өчен чаралар, очрашулар үткәрер өчен кулай заллар булыр дип планлаштырыла. Чаллы заманча шәһәр, ул чаллылылар өчен дә, кунаклар өчен дә кызыклы булырга тиеш", - дип саный ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев