"Африка Эко Рейс-2016" узышлары төгәлләнде. "КАМАЗ-мастер" командасының Антон Шибалов (Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиев) экипажы йөк машиналары узышында беренче урын яулады. Чаллының тагын бер йөк машинасы - Сергей Куприянов (Александр Куприянов, Анатолий Танин) экипажы дүртенче урында булды. "Африка Эко Рейс-2016" узышларының гомуми нәтиҗәсе (мотоцикл, йөк машиналары, внедорожниклар арасындагы күрсәткеч) буенча беренчелеккә...
"Африка Эко Рейс-2016" узышлары төгәлләнде. "КАМАЗ-мастер" командасының Антон Шибалов (Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиев) экипажы йөк машиналары узышында беренче урын яулады. Чаллының тагын бер йөк машинасы - Сергей Куприянов (Александр Куприянов, Анатолий Танин) экипажы дүртенче урында булды. "Африка Эко Рейс-2016" узышларының гомуми нәтиҗәсе (мотоцикл, йөк машиналары, внедорожниклар арасындагы күрсәткеч) буенча беренчелеккә Казахстанның "Toyota"да җилдерүче спортчысы Канат Шагировның Mobilex Racing командасы экипажы иреште.
Узышлар 27 декабрьдә старт алган иде.
Нет комментариев