Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-мастер» «Дакар»да катнашмый

Сәбәбе нидә?

 «КАМАЗ-мастер»   командасы Согуд Гарәбстанында 3 январьдә старт алган «Дакар» раллида Россия флагы астында катнашуны тыю аркасында чыгыш ясаудан баш тартты. Мондый хәл инде 4 ел дәвамында күзәтелә -  «КАМАЗ-мастер» узыштан 2023 ел башында чыкты. Барлыгы ралли-рейдта 69 илдән 812 узышчы чыгыш ясый. 
Алар арасында россиялеләр бар, әмма алар башка ил флагы астында катнаша. Әйтик, внедорожниклар рейдында Кыргызстан лицензиясе астында Денис Кротов һәм Константин Жильцов чыгыш ясый, ә мотовездеходлар зачетында Сергей Ременник һәм Алексей Игнатов BR Motorsport француз командасы составында чыгыш ясый. "Дакар" быел 48нче тапкыр уза. 7999 км озынлыктагы трассага 13 махсус участок кергән, узышчылар 17 январьдә Янбада Кызыл диңгез яр буенда финишка киләләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «КАМАЗ Мастер» «Дакар»