Автогигант 15,3 мең бүләккә заказ бирде.
Яңа ел бәйрәме бүләкләре автогигантта эшләүчеләрнең 14 яшькә кадәрге балаларына бирелә. Бүләкләрнең бәясен предприятие тулысынча үзе түли. «Вести КАМАЗ»а хәбәр итүенчә, быел балаларга «КАМАЗ» логотибы төшерелгән наушниклар, «Мнемоники» интеллектуаль уены һәм традицион татлы ризыклар җыелмасы биреләчәк.
Компания шулай ук бер яшькә кадәрге сабыйларга да бүләкләр әзерләде. Аларның әти-әниләренә эчемлекләр өчен төсле балалар шешәсе, бизиборд рәвешендәге китап һәм сабыйның беренче яшендә рөхсәт ителгән кондитер ризыклары салынган шопер тапшырачаклар.
Нет комментариев